Айдар авылы китапханәсендә "Китап төзелеше" исемле китапханә дәресе үткәрелде.

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Китаплар безнең тормышыбызга балачактан ук килеп керәләр һәм гомеребез буена безнең белән янәшә булалар. Китапның төп элементлары белән якыннанрак танышу максатыннан 28 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә "Китап төзелеше" исемле китапханә дәресе үткәрелде. Китапханә дәресенә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Алар китап төзелеше , аның нинди элементлардан торуы белән таныштылар. Дәрес барышында теоретик белемнәрен практик эшләр белән дә ныгыттылар һәм өйгә үзләренә охшаган китапларны  укырга алдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International