1999 елда 21 нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

2015 елның 3 марты, сишәмбе
1999 елда 21 нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Бу көн юкка чыгып баручы телләрне саклау, устеру, туган телдә белем алу, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне киңрәк тарату максатыннан оештырыла. Туган телебез- татар теле, зур тарихлы, җырлы, моңлы тел. ЮНЕСКО мәглүматларына караганда , татар теле үзенең төзеклеге, формасы, эзлеклелеге буенча дөньяда 4 нче, ә күпьяклы, киң танылган булуы белән 14 нче урында тора. Шушы уңайдан Теләче 3нче балалар бакчасында"Телең белән ачыла, халкым,Чишмәдәй саф күңелең!..”дигән темага район балалар китапхәнәсе  специалистлары белән берлектә очрашу-кичә оештырылды. Кичәне Биккинина Р.Р. «И туган тел» Г.Тукай шигыре белән ачып җибәрде.Балаларга туган телебезнен матурлыгы, якын хэм кирәклеге турында да чыгышында яктырты . Балалар үзләре өйрәнгән шигырләрен сәнгатьле итеп сөләделәр һәм туган телгә багышланган мультфилимнар карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International