21 февраль - Халыкара туган тел көне.

2015 елның 3 марты, сишәмбе

21 февраль -  Халыкара туган тел көне. Без үзебезнең ана телебезгә булган мәхәббәтебезне , олы ихтирам хисләребезне җырлар-биюләр, шигырьләр, уеннар аша белдерәбез. Үз халкыңның улы-кызы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкиятләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Шушы уңайдан, безнең Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасында ана телен сөюче, туган телебездә матур итеп җырлаучы, биюче, шигырьләр сөйләүче  уңган-булган балалар күп. Шуларның иң кыюлары белән 27 февраль көнне  балалар бакчасында “Татар кызы- 2015» , «Татар малае -2015» бәйгесе булып узды. Бәйгене бакчаның татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Ләйсән Миннехановна уздырды. Бәйгенең максатлары :

- Ана  телендә иҗат ителгән әсәрләрне үзләштерүгә теләк уяту, туган телебезнең байлыгын  сиземләргә ярдәм итү.

-Сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләре булдыру.

- Туган телебезгә мәхәббәт, үзебезнең халкыбыз өчен горурлану хисләре тәрбияләү.

Бәйгедә 4-7 яшьлек балалар катнашты.Бәйге катнашучы  балалар башкаруында “Үз җырыбыз ” җыры белән башланып китте. Алга таба катнашучы балалар 4 этапта үз көчләрен сынадылар:

1. “Үзем турында үзем” – бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштыралар.

2.“Минем һөнәрләрем” –катнашучылар  үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

3. “Әкиятләр илендә” – татар халык әкиятләре һәм балалар язучыларының әкиятләрен белүдә сынаштылар.

4. “Зирәк булсаң- әйт тизрәк!” – табышмакларга  җаваплар таптылар.

Телне халык дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра .

                             Тел дигән дәрья бар,

                             Дәрья төбендә мәрҗән бар,

                             Белгәннәр чумып алыр,

                             Белмәгәннәр коры калыр

Бәйгедә катнашучылар барысы да ана телендә  матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр  сөйләделәр. Бәйге ахырында барлык катнашучыларга да Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучы балаларга һәм   аларның әти-әниләренә  зур рәхмәтебезне җиткерәбез. 

 День родного языка

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International