Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә ай саен чыгып килә торган "Көмеш кыңгырау" газетасының февраль саны дөнья күрде.

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә  ай саен чыгып килә торган "Көмеш кыңгырау" газетасының февраль саны дөнья күрде. Бу санда  2015ел-Россиядә әдәбият елы булу, китаплар укуның әһәмияте, Ватанны саклаучылар,халкыбызның батыр уллары, ГТО нормативлары тапшыру,Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнү, Халыкара туган тел көне турында укый аласыз.Газетада шулай ук күңелле мәктәп тормышыннан фотокалейдоскоп урнаштырылган.Басманы кызыклы, файдалы, бик матур бизәлешле итеп, үзенең 7 нче сыйныф укучылары белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М. чыгарды. 
Безнең сайт белән даими элемтәдә торучылар газетаны сылтама аша һәм "Мәктәп газетасы" бүлеге аша укый ала. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International