24 нче февральдән 28 нче февральгә кадәр Теләче урта мәктәбендә инглиз теле атналыгы үтте

2015 елның 3 марты, сишәмбе
 24 нче февральдән 28 нче февральгә кадәр Теләче урта мәктәбендә инглиз теле атналыгы үтте. Атналык төрле интеллектуаль, музыкаль чараларга бик бай. Атналыкны «Британия сувенирлары» дигән күргәзмә ачып җибәрде. Бу күргәзмәдә  балаларның үз куллары белән ясалган  алкалар, магнитлар, рәсемнәр, сәгатьләр, әләмнәр күрергә мөмкин иде. 4 б сыйныфында «Джунгли авазы» чарасы булды. Аны укытучы Гыймаева А.С. үткәрде. Бу интеллектуаль уен командалар арасында ярышу формасында үтте. Чараның кунаклары сыйныф җитәкчесе, башлангыч класс укытучылары иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International