Тиздән 8 март- Халык-ара хатын- кызлар көне, яз һәм чәчәкләр бәйрәме

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Тиздән 8 март- Халык-ара хатын- кызлар көне, яз һәм чәчәкләр бәйрәме! Бу көне кадерле хатын- кызларыбыз бигрәктә сөйкемле һәм ягымлы, ә ир- атларыбыз әлбәттә гүзәл затларыбызга карата игътибарлы булалар, чәчәк бәйләмнәре һәм йөрәкне эретерлек сүзләр бүләкт итәләр. Кадерле әниләренә, сөйгән ярларына, тормыш иптәшләренә,  яраткан кызларына  затлы бүләк әзерлиләр. Без дә , Айдар мәдәният йортында  “Язлар сезгә чәчәк китерсен!” дип аталган кичәгә әзерләнү йөзеннән мәдәният йортыбызда  эшләп килүче "Ләйсән" бию берләшмәсенә йөрүче егет- кызларыбыз белән әниләр хөрмәтенә " Чәчәкләр сиңа бүләгем- әнием!" дип аталган бию күрсәтү өстендә эшлибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International