6 март көнне Олы Нырсы мәдәният йортында "Кредит" юмор төркеме башкаруында бик күңелле, кызыклы, юморга бай концерт программасы булып үтте.

2015 елның 10 марты, сишәмбе

   6 март  көнне Олы Нырсы мәдәният йортында "Кредит" юмор төркеме башкаруында бик  күңелле, кызыклы, юморга бай концерт программасы булып үтте. Әлеге төркемнең программасы бик бай иде.

  Шулай ук сәхнә бизәэлешләре дә матур булды. Әлеге төркем гел яшьләрдән генә тора дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Ул көнне яше дә,олысы да бик тә канәгать иделәр. Шушындый төркемнәр авылларыбызга йөреп, яшьләр белән очрашса, бу бердә зыянга булмас иде. Шунысы шатландырды, залда яшьләр күп иде. Программалары бик матур һәм бай булганлыктан, аларны сәхнәдән җибәрәсе килмәде. Әлеге театральләштергән концерттан авыл халкы канәгать булып таралышты. Концерттан соң яшьләр өчен дискотека уздырылды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International