8 март көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырган "Мең яшәгез газиз әнкәйләр" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә Республика күләм "Балкыш" фестивалендә лауреат исемен яулаган “Нардуган” керәшен фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Кичә авыл үзешчәннәренең матур җырлары белән үрелеп барды. Ахырдан авылыбызның ир - егетләре, хатын - кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итеп чыгыш ясадылар.
Кичә, авыл халкы, яшьләр белән бергә үткәрелгән биюләр белән тәмамланды.