8 март көнне илебез халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итә. Бу көнне гүзәл затларыбызны тәбриклибез. Әбде урта мәктәбендә укытучыларны һәм кызларыбызны котлау елдагыча күтәренке рухта үтте. Егетләребез әзерләгән бәйрәм тамашасы чын йөрәктән чыккан матур җырлар,котлау сүзләре белән бергә үрелеп барды.