8 мартка багышланган тематик дискотека.

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

7 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 8 март – халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тематик дискотека уздырылды. Укучылар үзидарәсе әгъзалары әзерләгән конкурслар ахыргача сер булып калды. Беренче конкурста егетләр 30 секунд эчендә пазллардан открытка җыйдылар. Икенче конкурс кызлар өчен әзерләнгән иде. “Борчак өстендәге принцесса” конкурсында җиңүче дип Шәйдуллина Гөлшат табылды. Өченче конкурс “Апельсинны киендерү” дип аталды. Билгеле бер вакыт аралыгында парлар апельсинның кабыгын салдырдылар һәм “киендерделәр”. Һәр уен күңелле биюләр белән бергә үрелеп барды. Уеннарда катнашкан һәркемгә татлы приз бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International