Безнең призер.

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Февраль ае дәвамында Теләче районының мәктәпкәчә  белем бирү учрежденияләренә йөрүче 5-6 яшьлек балалар арасында «Я-за мир на дорогах» исемле рәсем конкурсы уздырылды. Бу конкурсның төп максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү  иде.

 Теләче №2 балалар бакчасына йөрүче балалар да тәрбиячеләр җитәкчелегендә  бу конкурста бик теләп катнаштылар: берсеннән-берсе кызык сюжетка ия булган рәсемнәр ясадылар. 10 нчы март көннеЯ-за мир на дорогахконкурсына нәтиҗәләр ясадылар: Теләче №2 балалар бакчасыннан Закирова Гүзәл 5 яшьлек балалар  арасында икенче урынга ия булды, аңа диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International