Безнең Югары Кибәхуҗа балалар бакчасына район үзәк шифаханәсеннән табиблар һәм шәфкать туташлары килделәр.

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Безнең Югары Кибәхуҗа балалар бакчасына район үзәк шифаханәсеннән табиблар һәм шәфкать туташлары килделәр. Алар үзләренең планнары буенча балаларга профилактик медицина күзәтүе уздырдылар. Белгечләр балаларның сәламәтлекләрен тикшереп, гомуми анализлар да алдылар.  Сәламәтлек саклау, грипптан саклану һәм башка бик кирәкле тәкъдимнәр, мәгълүматлар бирделәр.  Шунысы сөенечле – балалар барысы да сау –сәламәт. Алга таба да шулай булсын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International