Музейга сәяхәт.

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Олы Мәтәскә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән бакчабызда оешкан кечкенә музей почмагына сәяхәт оештырдык. Тәрбияче апалары балаларга үзебезнең авыл тарихы, авылның чишмәләре, таулары, мәчете турында сөйләде. Балаларны туган як мәдәнияте белән таныштыруны музейлардан башка күз алдына да китереп булмый. Татар халык мәдәнияте белән даими таныштырып тору өчен узебезнең балалар бакчасында кечкенә музей почмагы оештырдык. Безнең максат: балаларда туган якны ярату, халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли бәйрәмнәренә ихтирам тәрбиләү. Музейдагы борынгы әйберләрнең бүгенге көндәге әһәмияте турында белемнәрен арттыру, эш кораллары белән таныштыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International