“Котлы булсын әнием ,бәйрәмең!” дип аталган мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм кичәсе 8 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында булып узды. Бәйрәмдә авылыбызның үзешчән артистлары белән беррәттән, районыбызның җырчы-сандугачы Флюзә Галявиева да катнашып, тамашачыларга үзенең җырларын бүләк итте.