Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәмнәрен оештыруга зур игътибар бирелә. Бәйрәм, күңел ачу кичәләре балаларга, бер яктан, олы шатлык китерү чарасы булса, икенчедән, алар нәниләрнең һәрьяклы үсешен үстерүдә зур этәргеч тә. Моннан тыш балаларның тирә-як, дөнья турында белемнәре арта, иҗади фикерләү мөмкинлекләре үсә.
26нчы март көнне дә, бу максатларны күздә тотып, музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. һәм тәрбиячеләр Зиннатова И.Н., Мухамадиева М.Ф., Мирзагаянова Г.И. зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменнәренә йөрүче балалар катнашында язны каршылау бәйрәме – “Карга боткасы”н күрсәттеләр. Бу бәйрәм халкыбызның гасырлар буенча тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, нәниләрдә милли мәдәниятыбыз һәм сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чара булып тора. Әлеге бәйрәмдә нәниләрне милли традицияләргә нигезләнгән узара аралашу культурасына да өйрәтә.