Космоста ниләр бар?!

2015 елның 28 марты, шимбә

Шушы көннәрдә “Ключ на старт” Бөтенроссия рәсем һәм декоратив-кулланма эшләр иҗат итү буенча балалар һәм яшүсмерләр бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең 1 нче номерлы “Алёнушка” балалар бакчасына йөрүче Мәхмүтова Диләрә дә бар. Ул, тәрбиячесе Гарипова Гөлшат Илһам кызы җитәкчелегендә конкурска үзенең иҗат җимешен юллап, Татарстан Республикасы буенча төп номинациядә беренче урын яулады.

Билгеле булганча, әлеге бәйге данлыклы Байканур космодромының 60 еллыгына багышлана һәм Россия мәгълүмати технологияләрен ирекле сертификацияләү системасы (“ССИТ”), “Роскосмос” Федераль космос агентлыгы башлангычы белән уздырыла. Чараның төп максаты – яшь буында патриотик, илебез белән горурлану хисен тәрбияләү, космонавтика тарихындагы мөһим даталарга игътибар юнәлтү.

Конкурста катнашучы балалар космос яки Байканур космодромын сурәтләүче, яисә киләчәк космосына багышланган рәсем иҗат итәргә тиеш иде. Әйтергә кирәк, әлеге бәйге башкаларга охшамаган үзгә тематика белән генә түгел, максатының катлаулылыгы белән дә аерылып торды.

Чын күңелдән Мәхмүтова Диләрәне җиңүе белән котлыйбыз! Мондый җиңүләрнең дәвамлы булуын теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International