Гомуммәктәп шимбә өмәсе.

2015 елның 28 марты, шимбә
28 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә шимбә өмәсе уздырылды. Шимбә өмәсенең максаты – мәктәп янын чүп-чарлардан чистарту һәм бинаны периметры буенча кардан арындыру. Әлеге чарада мәктәп директоры җитәкчелегендә бөтен педагогик коллектив катнашты. Коллектив хезмәтнең нәтиҗәсе дә уңай һәм күләмле. Эшләнгән эш күңелләрне сөендереп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International