15 апрель көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә 4 сыйныф укучыларының укый белү күнекмәләрен һәм мәгълүмат белән эшли белүне ачыклау максатыннан мониторинг тикшерүләр үткәрелде. Бу күнекмәләр укучыларга белем алуда текст белән эшләү, алган мәгълүматны куллана белү, төрле мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә.