«Авиамоделирование».

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

26 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең “Авиамоделирование” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Руслан Рәис улы җитәкчелегендә, Балык Бистәсендә узган иң  гади моделләр белән шәхси-командалы ярышта катнашып кайттылар. Бу төр ярыш ел саен Татарстан Республикасының төрле шәһәрләрендә уздырыла. Ярыш өч номинациядә барды: ераклыкка очыш, төгәллекә очыш һәм полукопия моделе. Безнең түгәрәктән: Гараев Салават һәм Вафин Булат катнаштылар. Балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, үзләре белән планерның автор моделен алып кайттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International