Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле рәвештә,“Яшел Россия” гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ил территориясендә “Җиңү урманы” бөтенроссия акциясе үткәрелә һәм сугыш елларында һәлак булган 27 млн кеше истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла . Шушы акциягә кушылып Ямбулат авылында һәйкәл янында сугышта үлеп калучылар истәлегенә агач утыртылган иде. Ә 25 апрельдә Сабантуй мәйданының әйләнәсенә, керү юлына 170 төп агач утыртылды. Агач утыртуда мәктәп укучылары белән беррәттән өлкән буын да актив катнашты.