Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан,” Яшел Россия” гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ил территориясендә “Җиңү урманы” бөтенроссия акциясе үткәрелә.

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан,” Яшел Россия” гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ил территориясендә “Җиңү урманы” бөтенроссия акциясе үткәрелә. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авыл җирлегендә 25 апрель көнне агач утыртуны оештырды. Агач утыртуда бик күп кеше катнашты. Һәр вакыттагыча мондый зур эшләрдә китапханәче белән мәдәният йорты директорыда  читтә калмый. Авыл җирлеге башлыгы һәм аның эшчеләре, Ленин урманчылыгы җитәкчелеге, ветераннар советы председателе, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм мәктәп укучылары бик актив катнаштылар . Көн матур иде, агач утырту бер бәйрәмгә әверелде. Барлыгы 545 төп агач утыртылды. Агач утыртуда катнашучылар бик кәнагәть калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International