25 апрель конне Максабаш авылы китапханәсендә “Шүрәлеләр үч алмыйлар” дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәнең беренче өлешендә Г.Тукайның биография һәм тормыш юлын чагылдырган презентация каралды ,ә икенче өлешендә укучылар белән викторина үткәрелде һәм шигырләр сөйләнде. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.