Татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиада.

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

     20 – 23 нче  апрель  көннәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиаданың йомгаклау туры узды. Беренче турда барлыгы 11меңнән артык  укучы һәм студент  катнашты, шуларның 500 е йомгаклау турына чакырылды. Көч сынашучылар Казан шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр, Карим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләре, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, “Студентлар язы”, Туган тел форумы һәм башка  чараларда катнаштылар. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен башкардылар, “Минем халкым, туган төбәгем һәм мин” дип аталган презентация белән чыгыш ясадылар. Әлеге Халыкара олимпиадада Теләче урта мәктәбеннән  10 а сыйныфы укучысы Ситдикова Лилия катнашты һәм  дипломга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International