Айдәр башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхуллин Нәбиулла Фәтхулла улы белән очрашуда булды.

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

            Айдәр башлангыч мәктәбе укучылары  Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхуллин  Нәбиулла Фәтхулла улы белән очрашуда булды.

         Очрашу барышында ветеран балаларга сугыш елларында  үзенең ниләр кичерүе турында сөйләде.Ул авыр көннәрне күз яшьләре белән искә алды.Ә укучылар аңа сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар .Бүгенге көндә  ветеран үзенең улы һәм килене тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.Очрашудан Нәбиулла ага бик кәнагать калды,барлык катнашучыларга  тыныч күк йозе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International