Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Әбде урта мәктәбендә әлеге истәлекле датага багышланган төрле чаралар үткәрелә.Бүген инглиз теле укытучысы Михайлова Ф.А.уртанчы сыйныфлар белән “Каһарманнар эзе буйлап”дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.Укучыларга Ватан өчен үзләрен аямыйча сугышкан якташ каһарманнарыбыз,аларның күрсәткән батырлыклары турында мәгълумат бирелде.