Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бакча һәм мәктәп тирәсен чүп-чардан арындыру буенча зур эш башкарылды. Көн матур, бар тарафтан яз сулышы бөркелә. Шуңа да укучылар һәм укытучылар саф һавада теләп эшләделәр. Күмәк көч белән кыш буена җыелган чүп-чар, иске яфраклар җыелды. Укучылар юлларны , сукмакларны тырмаладылар, тигезләделәр. Мәктәп тирәсе балаларның шат авазыннан яңгырап торды, ә бакча тагын да матурланып, ямьләнеп китте.