27 апрель көнне Югары Мәтәске авыл клубы территориясендә агач утырту эшләре башкарылды. Бу эштә сугыш чоры балалары һәм башлангыч мәктәп укучылары бик теләп катнаштылар. Алар үзләре утырткан агачларны Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм яу кырында вафат булып калган әтиләре һәм бабаблары хөрмәтенә утырттылар. Соңыннан алар бакчадагы махсус беседкада самовар чәе һәм тәм-томнар белән сыйландылар.