“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни - белем бирү проекты кысаларында беренче сыйныф укучылары һәм әти – әниләр арасында ике номинациядә: “Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле ата – ана” бәйгесе үтте.
30 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә 5 кешедән торган орг. комитет тарафыннан 121 көндәлек карап чыгылды.
Алар арасыннан җиңүчеләрне билгеләү өчен 20 иң яхшысы сайлап алынды.
Нәтиҗәдә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни - белем бирү проектының “Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге” номинациясендә Вәлиәхмәтова Зәлия (Теләче урта мәктәбенең 1б сыйныфы укучысы), Бәширова Иркә (Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбенең “Җәнәй башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе” филиалының 1 сыйныф укучысы), Фәләхиева Зөбәйдә (Иске Җөри урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы) җиңүчеләр булып танылдылар.
Бәйгенең “Иң мәдәниятле ата – ана” номинациясендә катнашу хокукына өч әти – әни ия булды, ә бәйге нәтиҗәләре буенча “Иң мәдәниятле ата – ана” булып Яхина Гөлшат Хәмит кызы танылды (Теләче урта мәктәбе).