“Алиш эзләреннән”.

2015 елның 5 мае, сишәмбе

     28 апрельдә укучыларда  татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт,патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау максатында һәм Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан Казан шәһәре Совет районының  20 нче гимназиясендә “Алиш эзләреннән” исемле I төбәкара фәнни-гамәли конференциясе  үткәрелде. Әлеге конференциянең йомгаклау турында безнең районнан 4 укучы катнашты. Теләче урта мәктәбе укучылары Закиров Руслан (укытучысы Якупова Ляйля Мидхатовна), Һадиуллина Диләрә (укытучысы Гарипова Ризаля Габдрауфовна),  Мәхмүтшин Раил (укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наилевна) һәм Олы Мәтәскә мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Нигъмәтҗанова Әлфинә (укытучысы Нигъмәтҗанова Гөлназ Тимершәеховна).Укучылар Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр.

       “Алиш эзләреннән” исемле җыентыкка әсәрләре, шигырьләре кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International