28 апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” республикакүләм конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста районның 12 мәктәбе катнашты: Шармыш, Баландыш төп мәктәпләре, Теләче, Олы Нырсы, Югары Кибәхуҗа, Олы Мишә, Үзәк, Алан, Сауш, Шәтке, Иске Җөри, Олы Мәтәскә урта мәктәпләре.
Командалар түбәндәге юнәлешләр буенча көч сынаштылар:
· тормыш иминлеге нигезләре;
· юлда йөрү кагыйдәләрен белүчеләр;
· велосипедны фигуралы йөртү;
· беренче медицина ярдәме күрсәтү;
· “Агитбригада”.
Бөтен төр ярыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге урыннар билгеләнде: 1 урын – Теләче урта мәктәбе, 2 урын – Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе, 3 урын – Шармыш төп мәктәбе.