Безнең балалар бакчасында өмә булып узды. Иртәдән яктырткан кояш эшләргә көч биреп торды. Бакчабызның барлык хезмәткәрләре дә өмәдә бик теләп катнаштылар. Бакчабыз территориясендә тәртип һәм чисталык булдырдылар. Алар кыш буенча җыелган чүпләрне җыйдылар, сукмакларны себерделәр һәм сукмак кырыйларын агарттылар. Эшләгән эшләрнең нәтиҗәләрен күреп күңел сөенә. Чиста һәм тәртип булган бакчабыз территориясен күреп, барлык кешеләрнең күзләрендә бары тик шатлык чагыла.