Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең йөрәгендә канлы эз калдырды.

2015 елның 5 мае, сишәмбе

   Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең йөрәгендә канлы эз калдырды. Сугыш,үзләренең батырлыклары турында сөйләргә тиешле ветераннарыбыз да еллар узган саен кими бара.Сугыш елларын бөтен нечкәлекләре белән күзалларга безгә ярдәмгә китаплар килә. Шул уңайдан 30 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә  укучыларга, язучыларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз батырлыгын сурәтләгән әдәби әсәрләр һәм публицистик язмалар тәкъдим ителде. Сугыш темасын яктырткан әсәрләрдән “Сугыш еллары буйлап” исемле китап күргәзмәсе төзелеп,  күргәзмәгә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International