27 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә “ География атналыгы” кысаларында күңелле географик эстафета үтте. Күңелле географик эстафетада барлык алтынчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар ярышлар вакытында география фәне буенча алган белемнәрен һәм физик яктан да күнекмәләрен күрсәттеләр.