30 апрель көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан мәдәният йортында татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Мәнге сүнмәс йолдыз” дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Тамашачылар фойеда чын статуелар әби-бабай, кәҗә-сарык, су анасы кебек әкият геройларын күрә ала иде. Бәйрәм җыр-бию һәм Габдулла Тукайның иҗат иткән шигырьләре белән үрелеп барды.