30 апрель көнне Түбән Саурыш авыл клубында 2015 ел-әдәбият елы уңаеннан шушы авылда туып үскән,хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрә, күп җырлар авторы Рәсилә Юсупова белән "Сагындыра икән туган як" исемле әдәби - музыкаль кичә булды. Кичәдә күрше Саба районыннан да кунаклар катнашты. Авыл үзешчәннәр башлап, Сабалылар дәвам иткән кичәне халык бик яратып кабул итте.