3 май көнне Үзәк авылының Шакировлар урамында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Урам бәйрәме» уздырылды.

2015 елның 5 мае, сишәмбе

  3 май көнне Үзәк авылының  Шакировлар урамында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  «Урам бәйрәме» уздырылды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Кичәне бәйрәмнең  иганәчеләре Миннехази абый һәм Нәсимә апа Шакировлар ачып җибәрделәр.

  Шулай ук сүз тыловикларга һәм сугыш чоры балаларына бирелде. Алар үзләре кичергән авырлыклары, сугыш елларын искә алдылар.

  Бәйрәм Үзәк авылы мәдәният йорты  каршында эшләп килүче үзэшчәннәр концерты белән үрелеп барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International