3 май көнне Балык бистәсендә 1999 елда туган һәм аннан да яшьрәк ир-егетләр арасында сугыш ветераны Набиуллин Фәйзрахман истәлегенә көрәш буенча районара турнир булып үтте. Барлыгы 6 команда катнашты.Көрәш буенча спорт мәктәбе тренеры Сафин А.З. җитәкчелегендә безнең район командасы(О.Нырсы,И.Җөри,Баландыш,Теләче мәктәбе укучылары) катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 урында-Биек Тау
2 урында-Балык бистәсе
3 урында-Байлар Сабасы,Лаеш
4 урында-Әлки
5 урында-Теләче
Шәхси беренчелектә:
36 кг үлчәү авырлыгында-Галимов Данил(Баландыш)-2 урынга
60 кг үлчәү авырлыгында-Мулюков Данир(Теләче)-1 урынга лаек булды.