1945 елның 9нчы Маендагы Җиңү көнен якынайту өчен безнең ветераннарыбыз бик күп көч түкте. Ничек кенә булмасын,үтә явыз,бөтен дөньяны коллыкка төшерергә планлаштырган немец фашистларын үз иленә куып илтеп җиңдек. Бу-сугышчылар,тыл халкы,шул чорнын үсмер балалары җиңүе булды. Шуңа күрә 9 Май-илебездәге барлык кеше өчен дә иң зур,иң шатлыклы көн,илебез һәм халкыбыз азатлыгын саклап калу көне. Шул уңайдан 5 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә альбомнардан “Хәтердән мәңге җуелмасын җиңү елларының даннары” исемле күргәзмә куелды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу альбомнар белән таныша алачак.