Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү төгәлләнү алдында тора. Укучылар ветераннарга бүләкләр әзерләделәр, обелиск янына чәчәкләр утыртылды. Бәйрәм көненә концерт программасы әзерләнде. “Үлмәс полк” өчен портретлар бизәлде.