6 май конне Теләче Үзәк китапханәсендә балалар китапханәсе белән берлектә сугыш чоры балалары белән «Тыныч булсын күгебез» дип исемләнгән очрашу - кичә үткәрелде.

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

6 май конне Теләче  Үзәк китапханәсендә балалар китапханәсе белән берлектә  сугыш  чоры балалары белән «Тыныч булсын күгебез» дип исемләнгән очрашу - кичә үткәрелде. Әлеге очрашуның максаты: үсеп килүче яшь буынны  тарихи  мәгълуматлы, патриотик рухта тәрбияләү, туган якка мәхәббәт, үз халкына  горурлык хисе тәрбияләү, аның батырлыгын һәм лаеклы тормыш юлын  хөрмәтләү, тарихи белемнәрне ныгыту һәм үстерү, кыюлык һәм батырлык хисен тәрбияләү иде. Очрашу – кичәгә сугыш чоры балалары, Теләче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары чакырылган иде. Кичә барышында кунаклар үзләренең тормыш юлларын, сугыш вакытында нинди  авырлыклар белән очрашулары турныда бик мәгънәле итеп китапханә хезмәткәрләренә һәм яшь буынга җиткерделәр. Кичә ахырында кунаклар белән  истәлек өчен фотога тошелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International