7нче май көнне 2нче номерлы балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Тыныч булсын күгебез!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып үтте. Шушы бәйрәмгә сугыш чорындагы хезмәт куйган тыл ветераны Абубәкирова Асылбикә Гимадий кызы чакырылган иде. Ул бала чагында ук сугышның ачы михнәтен тоеп, ачлык һәм ялангачлыкны нәрсә икәнен аңлап, хәзерге тормышка шөкер итеп яшәүче апага сабыйлар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, сугыш турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк бирделәр.
Бәйрәм чарасыннан соң кунагыбыз чәй табыны янына чакырылды.