Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә уңаеннан мәктәбебездә әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре гөрли. Укучылар һәйкәлләргә салу өчен гирляндалар әзерлиләр,ә укытучылар исә мәктәп яны җир биләмәләрен чәчәкләр утырту өчен әзерлиләр.
9май көнне авылыбызда зур һәм истәлекле вакыйга-советлар Союзы Герое А.К.Ксенофонтовка һәйкәл ачылу тантанасы үтәчәк.Югары сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм А.К.Ксенофонтовка багышланган күргәзмә әзерләделәр.