8 май көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 – еллыгына багышланган тантаналы линейка булып үтте.

2015 елның 8 мае, җомга

8 май көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә  Бөек Җиңүнең 70 – еллыгына багышланган тантаналы линейка булып үтте.  Бәйрәмдә сугыш һәм тыл ветераннары, килгән кунаклар катнашты.

Тантаналы линейканы мәктәп директор Чернов Петр Александрович ачып җибәрде. Ул барлык килгән кунакларны, сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады.

Бәйрәмебезне  укучылар бәйрәм концерты белән дәвам иттеләр. Алар үзләренең матур җырларын, шигырләрен, биюләрен, котлау сүзләрен килгән кунакларыбызга бүләк иттеләр.

Сугыш  кырында ятып калган  батыр солдатларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдык.

 Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International