Баландыш авыл җирлегендә митинг булып үтте

2015 елның 8 мае, җомга

1941-1945  нче дәһшәтле еллар  афәтен һәр гаилә кичерде. Сугыш  тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр  һаман сызлана, сыкрый әле. Сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьсын соңгы  тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын 8 май көнне кунакка чакырдык. 1-9 класс укучылары тарафыннан “Хәтер белән без мәңгелек”  дигән бәйрәм чарасы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International