Бүген Лесной бистәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап митинг үткәрелде.Митингка сугыш чоры балалары,тыл ветераннары чакырылган иде.Бу бәйрәмдә 1-9 сыйныф укучылары “Хәтер белән мәңгелек”дигән әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар. Бөек Ватан сугышында вафат булган авылдашларыбыз истәлегенә венок куелды.