Хөрмәтле ветераннарны Җиңү бәйрәме белән укучылар котлавы.

2015 елның 8 мае, җомга

Кешелек дөньясы Бөек  Ватан сугышында Җиңүнең 70 – еллыгын  зурлап  бәйрәм итә. Күпме генә гомер үтсә дә, халыклар  хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәхшәтле сугыш буларак сакланыр. Вакытлар үтү белән , дәхшәтле сугыш елларында халкыбызның күрсәткән батырлыгы  һәм Бөек  Җинүнең  әһәмияте үсә генә бара.  Бөек Ватан сугышында Җиңү-  Җир йөзендә кешеләр батырлыгына  куелган рухи һәйкәл ул. Хөрмәтле ветераннар! Сезне Бөек  Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек , тыныч тормыш телибез. Күкләребез һәрвакыт аяз булсын! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International