9 май – Җиңү көне.

2015 елның 8 мае, җомга

8 май көнне Югары Кибәхуҗа һәм  Максабаш авылларында  “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы” уңаеннан митинг үткәрелде. Бу митингта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары бик актив катнаштылар. Мәктәп укучылары һәм укытучылар , кулларына “Үлемсез полк” портретларын, шарлар, флаглар һәм чәчәкләр күтәреп,  колоннага тезелеп авыл буйлап обелискка төштеләр. Җиңүнең 70 еллыгына карата укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы авыл клубында узды. Укучыларның чыгышы авыл халкына һәм ветераннарга бик ошады. Тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына укучылар бүләкләр таратты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International