”2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” н тормышка ашыру, укучыларда татар халкы һәм Татарстан тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәдәнияткә, тарихка сакчыл караш тәрбияләү максатында Мәгариф һәм фән министрлыгы татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасы үткәрде. Олимпиада ике турда үткәрелде. 6 нчы майда “Универсиада авылында” үткәрелгән олимпиадада безнең районнан ике укучы катнашты. Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Сөнгатуллина Алсу һәм Шиһабиева Айсинә (укытучылары Бикчәнтәева Диләрә Мәүлитҗан кызы). Укучылар истәлекле бүләкләр һәм актив катнашкан өчен Мәгариф һәм Фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр.