"Филология, тарих, мәдәният, җәмгыять: яңа караш" темасына Саба районында үткәрелгән II республика фәнни - гамәли конференциясендә безнең районнан 5 укучы катнашты. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән 7сыйныф укучысы Сөнгатуллин Булат (җитәкчесе Хәсәншина Зөбәрҗәт Рәхимҗан кызы), Афзалов Рушан ( 4 класс укучысы, җитәкчесе Кәримуллина Мәүлия Мәхмүт кызы), Теләче урта мәктәбеннән 10 нчы сыйныф укучылары Гарипова Гүзәл (җитәкчесе Гарипова Ризәлә Габдрәүф кызы), Фәсхетдинова Алинә (җитәкчесе Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы) һәм Олы Мәтәскә мәктәбеннән 3нче сыйныф укучысы Сөнгатуллина Әдилә (җитәкчесе Кәримуллина Әлфия Наил кызы). Сөнгатуллина Әдилә 1 дәрәҗә, Афзалов Рушан 2 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Калган укучыларга актив катнашкан өчен сертификатлар тапшырылды.