2015 елның 8 маенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда,
2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасының өлкәннәр төркеме Теләче Үзәк балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар.
Экскурсиянең максаты: китапханә белән таныштыру һәм патриотик тәрбия бирү.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Закирова Любовь Михайловна һәм Фатихова Елена Геннадьевна балаларны шат күңел белән каршы алдылар. Нәниләрне китапханә белән таныштырдылар, китапны саклап тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.
Аннан соң балалар, үзенең төрлелеге, яктылыгы белән әсир иткән, алар килүенә оештырылган “Сугыш өткән балачак” күргәзмәсен чын күңелдән бирелеп карадылар.
Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларда зур кызыксыну уятты. Алар хәзер балалар китапханәсенең китап укучысы булуларын түземсезлек белән көтәчәкләр.